Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» уенчысы Данис Зарипов имгәнү сәбәпле «Слован»га каршы уйный алмый

Бүгенге уен Казан бозында уза.

Казанның «Ак Барс» командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов имгәнү сәбәпле Братиславаның «Слован» командасына каршы уенга чыга алмый. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Данис Зарипов чәршәмбе көнне «Йокерит»ка каршы уенда имгәнгән иде. Ул матчта һөҗүмче ике периодта гына бозга чыкты.

Шулай итеп, Данис Зарипов берничә матчта катнашмаячак.

«Ак Барс» – «Слован» матчы бүген Казанда 19.30 сәгатьтә башлана. Зарипов урынына «Йокерит»ка каршы уенда катнашмаган Александр Свитов чыгачак.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев