Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» Василий Кошечкин саклаган капкага бер алка да кертә алмыйча җиңелде

«Металлург» — «Ак Барс» уенында исәп өченче периодта гына ачылды.

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Магнитогорск шәһәрендә «Металлург»ка каршы уенда җиңелде. «Металлург» — «Ак Барс» матчы исәбе — 3:0.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче период «Ак Барс»ның күпчелектә уйнавыннан башланды, аннан соң Казан командасы азчылыкта калып «Металлург»ка күпчелектә алка кертергә мөмкинлек бирде. Тик ике команданың берсе дә күпчелектә гол кертә алмады. Гомумән, икенче периодта уенчылар бер-бер артлы кагыйдә бозды, ә алка капкага кермәде.

Беренче периодта ике команданың кагыйдә бозган өчен штрафлы вакыты унике минут булса, икенче периодта штрафлар егерме минутка тулды.

Өченче периодның алтынчы минутында исәп ачылды, уенның беренче голын «Металлург» һөҗүмчесе Михаил Пашнин кертте (1:0). Унбишенче минутта Деннис Расмуссен Магнитогорск командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:0). Унтугызынчы минутта «Металлург» уенчысы Сергей Плотников алканы «Ак Барс»ның буш капкасына кертте.

Командалар составы:

«Металлург»

Кошечкин (Олкинуора);
Чибисов — Прохоркин — Плотников, Яковлев — Минулин;
Бек — Расмуссен — Голдобин, Дронов — Пашнин;
Мозякин — Нестрашил — Карпов, Хлыстов — Мартынов;
Кошелев — Швырёв — Кулёмин (Рожков), Николаев.
«Ак Барс»

Рейдеборн (Билалов);
Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Мёрфи;
Воронков — Галимов — Дыняк, Журавлёв — Юдин;
Песонен — Кормье — Петров, Педан — Хенкель;
Лукоянов — Глухов — Фисенко (Сафонов), Рукавишников.
Киләсе уенны «Ак Барс» Рига шәһәрендә үткәрәчәк. «Динамо» — «Ак Барс» матчы 15 февраль көнне 20:30 сәгатьтә башлана.

Континенталь хоккей лигасы командалары 11-14 февраль көннәрендә уеннардан ял итәчәк, чөнки ул көннәрдә илләрнең җыелма командалары арасында Швециядә Еврохоккейтур чемпионаты һәм Казахстанда турнир узачак. «Ак Барс» сакчысы Даниил Журавлёв һәм һөҗүмче Артём Галимов Еврохоккейтурда катнашачак Россия җыелма командасына чакырылды. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X