Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” җәйге ялдан июль уртасында чыга

Гадәттәгечә, команданың эш графигында үзгәрешләр бик аз.

Казанның өч тапкыр Гагарин Кубогы иясе булган “Ак Барс” командасы 30 майда чираттагы уңышларын бәйрәм итәчәк, аннары ялга китәчәк. Команда ялдан җәй уртасында чыгачак.

Гадәттәгечә, команданың эш графигында үзгәрешләр бик аз. “Ак Барс”, медицина тикшеренүләреннән соң, 16 июльдә Финляндиягә беренче җыеннарга китәчәк. Анда казанлылар яңа Олимпия базасында эшләячәк.

29 июльдән 1 августка кадәр “барс”лар Казанда шөгыльләнүләрен дәвам итәчәкләр. 2-8 августта Сочида турнирда катнашачаклар. 9 августта Казанда “Ак Барс” Ярославскиның “Локомотив” командасы белән контроль матч уздырачак. Икенче җыеннары 16 августка кадәр дәвам итәчәк, бу көнне казанлылар үз бозларында Түбән Каманың “Нефтехим” командасы белән уйнаячак.

20 -25 августта “Ак Барс” Ригада турнирда катнашачак. Ниһаять, 1 сентябрьдә уен сезоны башлана. Традиция буенча беренче матчта Гагарин кубогы иясе белән КХЛ даими чемпионаты җиңүчесе очрашачак. “Ак Барс” белән Петербургның СКА командасы Казанда уйнаячак.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев