Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ак Барс"ка финалга чыгу өчен тагын бер җиңү кирәк

“Ак Барс” һәм “Трактор” арасындагы серия исәбе – 3:0.

Бүген Казанның “Ак Барс” командасы Көнчыгыш конференциянең финалында өченче уенында җиңде. “Ак Барс” командасы кунакта Чиләбенең “Трактор" командасын 1:2 исәбе белән отты.

Шулай итеп, "Ак Барс" командасына Көнчыгыш конференция финалында җиңү яулау һәм Гагарин Кубогының финалына чыгар өчен бер җиңү кала.

Ике команда да уенны саклык белән башлады. Бу хәлиткеч булмаса да, төп матчларның берсе иде. Тик, беренче периодта капкаларда алкалар күренмәде.

Икенче периодта "Ак Барс" капитаны Александр Свитов үз командасын алга чыгара. "Трактор" уенчылары период азагында Эмиль Гарипов капкасына алка кертүгә ирешә һәм исәп тигезләшә.

Өченче периодта ике команда да тигез уйнады һәм уен овертаймга күчте. Әйтергә кирәк, "Ак Барс "Плей-оффта овертаймда уйнаганы юк иде әле.

Шулай итеп, Казанның "Ак Барс" һәм Чиләбенең "Трактор" командалары арасында барган серия исәбе - 3:0.

Чираттагы уен 5 апрель көнне 17:00 көнне Чиләбедә узачак.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев