Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс”лылар плей-офф этабының беренче уенында алты алка аермасы белән җиңелделәр

“Авангард” – “Ак Барс” матчында Казан хоккейчылары бер алка да кертә алмадылар.

Бүген Континенталь хоккей лигасында плей-офф этабы башланды. Казанның “Ак Барс” хоккей командасы плей-оффның беренче уенында Омск шәһәренең “Авангард”ы белән очрашты. Әлеге уенда “Авангард” хоккейчылары, капкаларын “коры” калдырып, 6:0 исәбе белән җиңделәр. Уен Мәскәү өлкәсендә Балашихада узды.

Плей-офф этабының сериясе 4 җиңүгә хәтле барачак, әлегә “Ак Барс” – “Авангард” сериясендә җиңүләр буенча исәп 0:1.

Әлеге уенда “Авангард” командасы шәкерте Александр Свитов һәм 2007-2015 елларда “Ак Барс” өчен уйнап, ике Гагарин кубогы җиңгән Евгений Медведев ике көндәш команда капитаннары буларак очраштылар.

Беренче период. Ундүртенче минутта “Авангард” һөҗүмчесе Денис Зернов, күпчелектә алка кертеп, исәпне ачып җибәрде (1:0). Унҗиденче минутта Вилле Покка “Авангард” өчен гол кертте (2:0).

Икенче период. Бишенче минутта “Авангард” хоккейчысы Артём Манукян командасын тагын бер алка исәбенә алга чыгарды (3:0). Унберенче минутта Коди Франсон “Ак Барс” капкасына дүртенче алканы кертте (4:0). Әлеге голдан соң “Ак Барс”лылар капкачыны алмаштырдылар, бозга Владислав Подъяпольский урынына Александр Шарыченков чыкты.

Өченче период. Унөченче минутта Сергей Шумаков, “Ак Барс” капкасына бишенче алканы кертеп, “Авангард” җанатарларына “Какая боль, какая боль, “Авангард” – “Ак Барс” – пять-ноль” җырын җырларга мөмкинчелек бирде.(5:0).

Унҗиденче минутта Сергей Шумаков, үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (6:0). “Ак Барс” капитаны Александр Свитов ачуын эчтә тота алмыйча, хөкемдарга үз фикерләрен белдерә башлады, аның өчен Свитовка уен ахырына хәтле бозга чыгарга тыелды.

Командалар составы:

“Авангард”:
Бобков (Налимов);
Кошелев – Семёнов – Шумаков, Покка – Емелин;
Михеев – Зернов – Широков, Франсон – Медведев;
Манукян – Стась – Фисенко, Чудинов – Бондарев;
Бек – Деарне – Стольберг (Яремчук), Пивцакин.

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Шарыченков);
Азеведо – Ландер – Секач, Постма – Педан;
Глухов – Основин – Ткачёв, Абросимов – Лямкин;
Потапов – Михеев – Лукоянов, Яруллин – Марков;
Клинкхаммер – Свитов – Галиев (Воронков).

Сериянең икенче уены да Балашихада узачак. “Авангард” – “Ак Барс” матчы 27 февраль 19:30 сәгатьтә башлана. 

Фото: архив/Татар-информ/Илҗнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев