Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс”ның беренче өйдәге уены Билалетдиновны орден белән бүләкләүдән башланды

“Ак Барс” – “Металлург” уены исәбе - 2:1.

Кичә “Ак Барс” хоккей командасы Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда беренче өйдәге матчында җиңде. Уен башында “Ак Барс”ның элеккеге тренеры Зиннәтулла Билалетдинов В.В. Путин боерыгы буенча IVдәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләре өчен орден белән бүләкләнде. Тренер бүләкләнүе белән башланып киткән уен “Ак Барс” файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде.

"Ак Барс" уенына килгән Зиннәтулла Билалетдинов орден белән бүләкләнде һәм аның исем, фамилиясе язылган әләм күтәрелде. Бу вакыйганы карап торган Билалетдиновның күзләре яшьләнде.

Ул “Татнефть-Арена”ны “Хәерле кич, Казан!” – дип каршылады, җанатарларга һәм бергә эшләгән кешеләргә рәхмәтен белдерде. “Мин үземне бәхетле тренер дип саныйм, чөнки миндә хоккейга тугры булган, намуслы һәм хоккей даны өчен уйнаган шәп егетләр булды, мин аларга рәхмәтемне белдерәм”, - диде ул. Билалетдинов унбиш ел үз җитәкчелегендә булган командасына уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Бүгенге уенда “Ак Барс” Казан бозында Магнитогорск шәһәренең “Металлург” командасын кабул итте.

Беренче период. Унынчы минутта “Ак Барс” сакчысы Микаэль Викстранд исәпне ачып җибәрде (1:0).

Икенче периодта алка кертүчеләр булмады.

Өченче период. Икенче минутта Брэндон Козун “Металлург” өчен гол кертте, тик, видеокабатлаудан соң билгеле булганча, “Ак Барс” капкачысына комачау булу сәбәпле, алка саналмады. Унынчы минутта Андрей Локтионов азчылыкта “Ак Барс” капкасына гол кертте, исәп тигезләште (1:1). Берничә секнуд үтү белән, Данис Зарипов “Ак Барс”ны яңадан алга чыгарды (2:1).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Фрэттин, Яруллин – Викстранд;
Галиев – Ткачёв – Зарипов, Ожиганов – Фазылҗанов;
Фисенко – Основин – Лукоянов, Хенкель – Журавлёв;
Воронков – А. Галимов – Петров, Юдин.

“Металлург”:
Кошечкин (Галимов);
О’Делл – Расмуссен – Козун, Бирюков – Антипин,;
Мозякин – Локтионов – Паршин, Верещагин – Яковлев;
Любимов – Неколенко – Кулёмин, Дронов – Береглазов;
Коробкин – Галузин – Авраменко (Дорофеев).

“Ак Барс”ның киләсе уены Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үтәчәк. “Ак Барс” – “Северсталь” уены 16 сентябрь 19:00 сәгатьтә башлана.  

Фото: Рамиль Гали/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев