Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс»тан сигез хоккейчы китте

Казан клубы элеккеге уенчыларына киләчәк карьераларында уңышлар теләде.

Сигез хоккейчы - капкачы Александр Шарыченков, сакчылар Пол Постма, Рафаэль Батыршин һәм Андрей Марков, һөҗүмчеләр Антон Ландер, Роб Клинкхаммер, Алексей Потапов һәм Федор Малыхин Казан «Ак Барс» хокейчылары сафыннан китте. Бу хакта команданың социаль челтәрдәге рәсми битендә хәбәр ителә.

Татарстан башкаласы клубы узган сезонда Гагарин Кубогын алуга өлеш керткән уенчыларга рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә аларга уңышлар теләде. «Сез «Ак Барс» җанатарларына биргән уен һәм эмоцияләр өчен рәхмәт!» - диелгән хәбәрдә.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» Казан клубының сигез уенчыга квалификация тәкъдимнәре җиткерүен хәбәр иткән иде.

 

Фото: скриншот поста instagram.com

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев