Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Акинфеев җанатарлар белән хушлашты

Игорь Акинфеев Россия җыелмасы өчен уйнамаячак. Бу хакта ил җыелма командасы капитаны җанатарларга мөрәҗәгатендә хәбәр иткән.

Бүген Мәскәүнең ЦСКА футбол клубының рәсми сайтында капкачы Игорь Акинфеевның җанатарларга мөрәҗәгате чыкты. Ул анда илнең җыелма командасы составында чыгыш ясаудан туктавы хакында белдергән.

«Һәрбер тарихның башы һәм ахыры була. Менә менә дә җыелма командадагы чыгыш ясау тарихы үзенең логик ахырына җитте… Җыелма командада 15 ел — ул зур срок. Ел саен ике фронтка уйнау авырга туры килә…», дип белдергән ул әлеге мөрәҗәгатендә. Акинфеев шулай ук җыелма команда составында талантлы яшьләр өлгерүен ассызыклаган һәм аларга юл бирергә кирәклеген җиткергән.

1

Фото: скриншот инстаграм

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев