Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитова: Без бик яхшы яшәмәдек, хәтта автобуста утырып бару өчен дә акча җитми

2018 елгы Олимпия чемпионы үз карьерасының чишмә башын искә төшерде һәм фигуралы шуу спорты белән шөгыльләнүне дәвам итәргә нәрсә этәргеч ясавы турында сөйләде.

 2018 елгы Олимпия чемпионы, 17 яшьлек фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова фигуралы шуу спорты белән шөгыльләнүне дәвам итәргә нәрсә этәргеч ясавы турында сөйләде.

«Бер тапкыр күнегүләрдән качтым! Бүтән мондый хәл кабатланмады, авызымнан: «Моны эшләргә теләмим», - дигән сүз чыкмады.

«Минем холкым җиңелләрдән түгел һәм әбием (ул минем белән Ижевскидан Мәскәүгә күчеп килде, бер шоуны да калдырмый һәм без һәрвакыт бергә) моны яхшы белә! Әмма мин спорттан китәргә теләмәдем, боларның барысын да нәрсә хакына эшләвемне белә идем. Ул чагында бик яхшы яшәмәдек, хәтта автобуста бару өчен дә акча җитми иде. Көн саен Мәскәүнең икенче башына күнегүләргә йөрдем, иртәнге 7дә өйдән чыгып китеп, төнге 11ләрдә генә кайта идем. Медальләр белән бергә кулга акча да керә башлады», - дип сөйләде Заһитова Cosmopolitan журналының май санында дөнья күргән интервьюсында.

Фото: instagram.com/azagitova

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев