Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитова Финляндиядә Гран-при этабында “алтын” яулады

Кыска һәм ирекле программада Олимпия һәм Европа чемпионы 215,29 балл җыйды.

Олимпия һәм Европа чемпионы Алинә Заһитова Финляндия башкаласы Хельсинкида фигуралы шуу буенча Гран-приның өченче этабында алтын медаль яулады.

Россия фигуристы, кыска программада алга чыкканнан соң, ирекле программада беренче урынга лаек булды һәм гомуми санда 215,29 балл җыйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россиянең фигуралы шуу осталарының тагын берсе - Светлана Константинова, 197,57 балл җыеп, икенче урынга чыкты. “Бронза”га япон кызы Каори Сакамото (197,42) лаек булды.

Россиядән өченче фигурист Дарья Паненкова алтынчы урынга (161,48) чыкты.

“ Газета.Ru” хәбәр итүенчә, Заһитова бозга беренче булып чыккан һәм шунда ук үзенең өстенлеген күрсәткән. Әмма ул үз чыгышыннан тулаем канәгать калмаган.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев