Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында катнашачак

Тимераякта фигуралы шуу федерациясе президенты Алинә Заһитова һәм Евгения Медведеваны дөнья чемпионатына барачак спортчылар исемлегендә атады.

Россиянең Тимераякта фигуралы шуу федерациясе президенты Александр Горшков Алинә Заһитова белән Евгения Медведеваны Миланда (Италия) узачак дөнья чемпионатына барачак җыелма команда составында атады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты 19-25 мартта булачак һәм рәсми рәвештә Олимпиада сезонын ябачак.

Миланда катнашучы Россия җыелма командасы составына Алинә Заһитова, Евгения Медведева, Мария Сотскова, Михаил Коляда, Дмитрий Алиев керде.

Италиягә парлы шуучылардан Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов, Наталья Забияко һәм Александр Энберт, Кристина Астахова һәм Алексей Рогонов; биюче парлардан Александра Степанова һәм Иван Букин, Тиффани Загорски һәм Джонатан Гурейро бара.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев