Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитова Япония Премьер-министрына уенчык эт бүләк итте

Синдзо Абэ сүзләренчә, Масару кушаматлы этне тарихи ватанында көтәләр.

Япония Премьер-министры Синдзо Абэ үз резиденциясендә Россиянең фигуралы шуу остасы Алинә Заһитованы кабул итте. Спортчы аңа акита-ану токымлы уенчык эт бүләк иткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Очрашуда Абэ Заһитованы спортта ирешкән уңышлары белән котлады. Сөйләшүдә ул Масару кушаматлы этне дә искә алды. Ике ел элек Япониянең Акита префектурасы хакимияте һәм Синдзо Абэ Алинә Заһитовага акита-ану көчеге бүләк иткәннәр иде.

“Префектурада яшәүчеләр сезнең Масару белән аның тарихи ватанына килүегезне түземсезләнеп көтә”, - диде Премьер-министр.

Алинә Масаруның очышларны бик авыр кичерүен һәм аны багаж бүлегендә түгел, ә салонда алып килергә теләвен дә әйтте. Япония Хөкүмәте башлыгы хезмәттәшләре белән бу хакта сөйләшергә вәгъдә бирде.

Шуннан соң Алинә Заһитова Абэга йомшак уенчык бүләк итте. “Бу миңа Масару урынына”, - дип шаяртты Япония премьеры.

Фото: архив kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X