Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алина Заһитова фестивальдә гольф уйнавын күрсәтте

Гольф буенча күнегүләрдән тыш, 18 яшьлек фигуралы шуучы Россия спорт министры Олег Матыцин һәм «Сильные фигуры» фестиваленең башка кунаклары белән аралашты.

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы, 18 яшьлек Алинә Заһитова Тверь өлкәсендә «Завидово» гольф-кубында узган «Сильные фигуры» фестивале кунагы булды.

«Үзем өчен искиткеч спорт төре — гольфны ачуыма бик шатмын. Завидово — искиткеч урын, табигате бик матур. «Сильные фигуры» фестивален оештыручыларга чакыру өчен рәхмәт», — дип язган фигуралы шуучы һәм Instagram челтәрендәге үз битендә берничә фотосурәт куйган. 

 

Гольф буенча күнегүләрдән тыш, Алинә Заһитова Россия спорт министры Олег Матыцин, Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитетының элеккеге президенты Александр Жуков, шулай ук тимераякта шуу спорты буенча Турин-2006 Олимпия чемпионы Светлана Журова белән аралашты.

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев