Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Җанатарларга матчка иртәрәк килергә киңәш ителә

24 июньдә 21:00 сәгатьтә Казанда Польша һәм Колумбия командалары арасында 2018 елгы Дөнья чемпионатының чираттагы матчы узачак.

2018 елгы Дөнья чемпионаты матчын карау уңайлы булсын өчен, җанатарларга матчка иртәрәк килергә кирәк. Бу хакта АНО “Спорт социаль проектлары дирекциясе” матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Казанда 21:00 сәгатьтә Польша һәм Колумбия командалары арасында 2018 елгы Дөнья чемпионатының чираттагы уены узачак.

Матчка керү 3 сәгать алдан – 18:00 дә башлана. Җанатарлар, контроль пунктларыннан мәҗбүри карауны узу өчен иртәрәк килә ала.

Шулай ук, тамашачылар матч башланганчы төрле күңел ачу программаларын да карый ала, дип искәртә оештыручылар. Стадион территориясендәге рәсми кибетләргә керә, алардан сувениралар, су һәм ашамлык сатып ала алалар.

Моннан тыш, җанатарлар һәр матч ахырында иң яхшы уенчыга тапшырыла торган приз - Man of the Match Trophy Display янында фотога төшә ала.

  • Җанатар билетын бары тик билет үзәгендә генә чыгарып алып була.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев