Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Азат Нурмөхәммәтов көрәш буенча диссертация әзерли (ВИДЕО)

Бүген «Татар-информ» агентлыгы «Көрәш спорты үсешенең яңа этабы» дигән темага матбугат очрашуы оештырды. Очрашуда милли спорт төребез өчен кызыклы гына темалар күтәрелде.

Очрашуда Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов, «Ак Барс» Көрәш сарае директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов, көрәшчеләр Азат Нурмөхәммәтов белән Булат Мусин катнашты.

Очрашуда төрле актуаль проблемалар яктыртылды. Әйтик, анда катнашучылар «татарча көрәшнең фәнни нигезе бармы»? дигән мөһим сорауга җавап табарга тырышты. Заманында Казан дәүләт педагогия университетында физик культура факультеты эшләгәндә, анда Ринат Абзалов, Вакыйф Дәүләтшин, шуМарсил Кадыйров, Марат Әхмәдиев, Рәкыйп Фәйзуллин кебек доцент-профессорлар сирәк булса да, көрәш темасына методики кулланмалар, әсбаплар чыгарып килә иде. Әмма соңгы елларда бу эш тукталды.

Шөкер, якын киләчәктә әлеге юнәлештә ниндидер үзгәреш булыр кебек. Аерым алганда, бүгенге очрашуда Татарстан һәм Россия чемпионы, Дөнья Кубогы иясе, Россиянең спорт остасы һәм бер үк вакытта «Ак Барс» Көрәш сараенда спорт мәктәбе җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтовның Идел буе физик культура һәм туризм академиясендә аспирантура узуы һәм нәкъ менә үзебезнең көрәшебез буенча фәнни эш башкаруы билгеле булды. Азатның фәнни эше яшьләрне техник яктан әзерләү мәсьәләренә багышлана икән.

 

 

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев