Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

БЕЗНЕКЕЛӘР СЫНАТМЫЙ

Районыбыз вәкилләре Түбән Камада сәламәтлекләре чикле спортчылар арасында узган шахмат, рус һәм халыкара шашка буенча республика чемпионатында үзләренең югары оешканлыкларын кабат исбатладылар. Сабадан Азат Әхмәтов халыкара шашкада пьедесталның иң югары баскычына менде. Бу инде аның 7нче тапкыр чемпион калуы. Сабабаштан аграр көллият студенты Зилә Габдрахманова шахматта беренчелекне яулады.

Рус  шашкасында Хәмит Вәгыйзов (Саба) – 2нче, Хәлил  Кадыйров (Завод-Нырты) 3нче  призер булдылар. Командалар нәтиҗәсендә ике төр шашкада райондашлар җиңү яулады, шахматта 2нче  урынны  алды.

Казанда  физик  мөмкинлекләре  чикле спортчылар арасында йөзү буенча тәүге тапкыр республика  чемпионаты  үткәрелде.  Йөз метрга ирекле стиль белән йөзүдә Алмаз Ишморатов (Саба) һәм Азат Сәмигуллин (Өтернәс) үз категорияләрендә  чемпион  калдылар.  Владимир Богданов (Саба)  3нче призер булды.

Рәшит Кәримов

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев