Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Бәкердә “Запорожец”лар узышты

2015 елдан башлап “ГАЗ-21 Волга” авторетро клубы президенты, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның махсус фонды булдырылган.

Бүген “Бәкер” шифаханәсе узыш трассасында “Запорожец” ретро автомобильләрендә “Авторалли-2018” булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышта Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Лениногорскидан егермедән артык машина катнашты. Ярышны Ватанны саклаучылар көнендә уздыру тәкъдиме белән “ГАЗ-21 Волга” авторетро клубы чыкты.

Ярышта катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Камил Садриев котлады. Парламентарий авторетро клубы үткәргән чараларның популярлыгы үсә баруын, шифаханәгә тарихи машиналар белән мавыгучыларның елдан-ел күбрәк җыелуын билгеләп узды.

Быел безнең илдә эшләнгән тарихи машиналар ярышы ундүртенче тапкыр узды.

2015 елдан башлап “ГАЗ-21 Волга” авторетро клубы президенты, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның махсус фонды булдырылган.

Бүгенге чарада катнашучылар автораллины “Бәкер” шифаханәсенең элеккеге баш табибы һәм әлеге чара идеясе авторларының берсе Фаяз Ибраһимов исеме белән атарга тәкъдим итте.

Фото: gossov.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X