Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Бөтен дөньяга футбол яратуыбызны күрсәттек - "Россия-2018" оештыру комитеты җитәкчесе

Алексей Сорокин чемпионатка дип кертелгән барлык яңалыкларның уңышлы гамәлгә ашырылганын билгеләп узды.

Без бөтен дөньяга футболны яратуыбызны күрсәттек. "Россия-2018"оештыру комитеты" оешмасы генераль директоры Алексей Сорокин видеоконференция режимында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Футбол буенча дөнья чемпионаты гаять кызыклы турнир булды. Саннар шул хакта сөйли. Рекордлар да, футбол тарихында моңарчы күрелмәгән саннар да күп булды. Турнир оештыручылар күзлегеннән уңышлы булды. Футбол кырында да, аннан читтә дә”, - диде Сорокин.

Ул футбол буенча Россия җыелмасын мактап телгә алды. “Безнең команда яхшы уйнады. Беренче тапкыр чирекфиналга чыкты. Нәтиҗәле уен күрсәткечләре буенча бишлеккә керде. 11 гол безнең исәптә. Ярымсакчы Роман Зобнин кырда 62 км йөгереп үтеп, иң чыдам уенчы булды. Тагын бер кат тәбриклисем килә”, - дип билгеләп узды Алексей Сорокин.

Спикер стадионнарның тулылыгыннан канәгать калуын әйтте. Стадионнарның тулылыгы 98 процент, иртәгә матчларга сатылган билетлар 3 млн га якынлашачак. Үзегез үк күрәсез: стадионнарда бер буш урын да булмый диярлек. Без бөтен дөньяга футболны яратуыбызны күрсәттек”, - диде ул.

Алексей Сорокин быелгы чемпионатның үзенчәлекләреннән арбитрларга видеоярдәм, мундиальдә беренче тапкыр кулланылган дүртенче алмашны санап үтте. “Безнең җыелма дүртенче алмашны кулланган беренче команда булды”, - диде ул. Алексей Сорокин, шулай ук, җанатарлар паспорты да, тимер юлда шәһәрара бушлай хәрәкәт, шәһәр эчендә бушлай шатллар кебек эшләрнең дә пландагыча башкарылганын билгеләп узды.

“Транспорт системасы үзен бик яхшы күрсәтте. Аэропортларга, тимер юл вокзалларына йөкләмә зур булды. Уйлап кына карагыз, аэропортлар аша 15 млн кеше узган. Без Транспорт министрлыгына бушлай поездлар өчен дә рәхмәтле. Алар чит ил җанатарлары күңеленә аеруча хуш килгән. 300 меңнән артык кеше файдаланган. Уртача тулылыгы 70 процент”, - диде Сорокин.

Ул җанатарлар фестивале – Фан-фест зоналарының зур популярлык казанганын билгеләп узды. Алар аша 7 млн нан артык кеше үткәнен әйтте. “Бу Бразилиядән дә күбрәк. Матчларны күмәкләшеп карар өчен, шушы зонага килергә яраттылар. Мәскәүдә хәтта “Спартак” стадионы янында тагын бер Фан-фест ясарга туры килде”, - диде Сорокин.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев