Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Букмекерлар Гагарин кубогын ЦCКА отар дип фаразлый

2018 елның 15апрелендә (якшәмбе) 10.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Яңа бистә зиратындагы Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме була һәм шагыйрь рухына дога кылына.

Чарада республика җитәкчеләре, танылган язучылар, Г.Тукай премиясе лауреатлары һәм киң җәмәгатьчелек катнашачак.

Моннан нәкъ 105 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңарчы андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Мәдрәсәләрдә дәресләр туктатыла. Матбугатта Тукайның үлү хәбәре урнаштырыла, газета-журналлар чит илләрдән килгән кайгы телеграммаларына күмелә. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербургта чыккан «Мусульманская газета»да Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла, ә«День» газетасы Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. М. Горький инициативасы белән чыгарылган «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, берничә шигыренең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Рус журналы»нда Тукай турында мәгълумат бирелә, аның «Пар ат» шигыре инглиз телендә басыла. Тукай турында Төркия матбугатында да күп языла.

Фото: Салават Камалетдинов | http://tatar-inform.tatar

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев