Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ефәк юлы-2018”нең икенче этабыннан соң «КАМАЗ-Мастер» машиналары беренче 6 урында бара

Дмитрий Сотниковны узып, Андрей Каргинов экипажы финишка беренче килде.

“Ефәк юлы-2018” ралли-рейдының икенче - Әстерхан-Элиста этабында «КАМАЗ-Мастер» йөк машиналары алдынгы урыннарда бара. Бу хакта команданың матбугат үзәге хәбәр итә.

Сак һәм уйлап эш итү нәтиҗәсендә, Андрей Каргинов йөрткән йөк машинасы финишка беренче килде. Ул гомуми хисапта Дмитрий Сотниковтан 1 минут 47 секундка калыша иде. Аерманы юкка чыгарып, Каргинов Сотниковны узып китте, һәм көндәшен икенче урынга калдырды.

Антон Шибалов экипажы өченче булды.

Финишка дүртенче булып килгән Эдуард Николаев машинасы гомуми хисапта сигезенче булды. Ул баштарак иң алдан барса да, килеп җитәргә 20 км ара калгач көпчәге тишелеп, аны алмаштыруга 8 минут вакытын әрәм итте.

Бишенче һәм алтынчы урыннарда Айрат Мәрдиев белән Сергей Куприянов экипажы булды. Гомуми хисапта алар - өченче һәм алтынчы позициядә.

Шулай итеп, Чаллы машиналары икенче этаптан соң беренче алты урынны яулады.

  • Әстерхан – Элиста этабының озынлыгы 365 км иде. Бүген “Ефәк юлы - 2018” марафоны кирегә - Элистадан Әстерханга таба борыла. Өченче этапның озынлыгы – 475 км. Аның 332 километры хәлиткеч санала.
  • "Ефәк юлы" автоузышы беренче тапкыр Татарстанда 2009 елда башлангыч алган иде. Ралли быел Әстерханда 20 июльдә башланды. 27 июльдә Мәскәүдә Кызыл мәйданда Россия аша уза торган юл өлеше тәмамланырга тиеш. Ул Әстерхан, Волгоград, Липецк, Тула һәм Мәскәү өлкәләре, шулай ук Калмыкия аша узачак. Узышның икенче өлеше сентябрь аенда Кытай мәйданында була.

 

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X