Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Франция җыелма командасы футбол буенча дөнья чемпионатында беренче урынны алды

Бу - Франция җыелмасының тарихта икенче мәртәбә мундиальдә чемпион булуы.

Франция җыелмасы тарихта икенче мәртәбә футбол буенча дөнья чемпионы булды. Бүген Хорватия җыелмасы белән уздырган матч 4:2 исәбе белән тәмамланды. 

Исәп матчның 18нче минутында хорват форварды Марио Манджукич автоголы белән ачылды, 28 минутта аның партнеры Иван Перишич җавап тубы кертте. Французлар алга 38нче минутта чыкты, Антуан Гризманн пенальти кертте.

Тәнәфестән соң Поль Погба (59) һәм Килиан Мбаппе (65) французларның өстенлеген арттырды. 69нчы минутта Манджукич, көндәш капкачы Уго Льорис хатасын көтеп торып, икенче голны кертте. 

Фото: https://pixabay.com | Clker-Free-Vector-Images

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев