Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Путин исемендәге бокс буенча Кубокның Казан ярымфиналын ачты

Республика парламенты җитәкчесе сәламләү сүзендә Татарстанның күп шәһәрләрендә бокс белән шөгыльләнүләрен әйтте.

Казанның “Баскет-холл” спорт комплексында кичә “РФ Президенты В.В.Путин исемендәге бокс буенча Кубок” турнирының ярымфинал этабы узды. Кичәнең төп көрәшләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның спорт министры Владимир Леонов һәм Россия Бокс федерациясе генераль секретаре Умар Кремлев ачтылар.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин турнирның беренче катнашучыларын һәм кунакларын республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде. “Бокс республикабызның күп шәһәрләрендә үстерелә. Бу - һәр спортчыдан характер, осталык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтүне таләп итә торган кыю спорт төре”, - дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, республика парламенты башлыгы төбәктә яшәүчеләр актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнүен искәртте. Татарстан спортның күп төрләре буенча федераль, Европа һәм халыкара дәрәҗәдә лаеклы рәвештә тәкъдим ителде, дип өстәде ул.

Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы кичәге ярышларда WBA Continental чемпионы исеме өчен титуллы көрәштә Россия боксчысы Федор Чудинов Германия спортчысы Рафаэль Бежаранны җиңүен хәбәр иткән иде.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев