Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Футбол буенча чемпионат уеннарын бушлай карап булачак

Бүген «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында футбол буенча чемпионаты вакытында «Казан» гаилә үзәге территориясе янында узачак җанатарлар фестивале турында сөйләделәр. Журналистлар белән очрашуга республиканың премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, Казан башкарма комитетының беренче урынбасары Дамир Илдус улы Фәттахов килгән иде.

ФИФА җанатарларының фестивале «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкты узачак. Бу урын юкка гына сайланмаган. Беренчедән, монда искиткеч гүзәл манзара ачылса, икенчедән, иминлек, уңайлык буенча да бик отышлы санала. Фестиваль 14 июньнән 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм фестиваль дә шушы вакыт аралыгында эшләр дип көтелә. Ачылышы 14 июньгә билгеләнгән. Бу көнне үк монда куелачак зур экраннардан Россия белән Согуд Гарәбстанының җыелма командалары уенын күрергә мөмкин. Казанда исә беренче уен 16 июньдә уза, бу көнне футбол кырында Франция һәм Австралия командалары очраша.

Фестиваль паркы 25 мең кешегә исәпләнгән. Анда эләгү, уеннарны ике зур экраннан карау өчен бернинди билет та кирәк түгел. Бер кергәч, рәхәтләнеп йөрергә, ял итәргә, күңел ачарга була, моның өчен бөтен шартлар да булдырыла. Моннан тыш, чемпионат атрибутикасы сатыла торган кибет, халык һөнәрчеләре товарлары тәкъдим ителгән сату нокталары, балалар мәйданчыклары һ.б. эшлиячәк. Теләгән кеше туклану урынында милли ризыклар белән тамак ялгап ала алачак. Матбугат үзәге дә биредә урнашкан. Шулай ук шәхси әйберне калдырып тору өчен саклау камералары эшлиячәк. Тамашачыларга хезмәт күрсәтәчәк волонтер саны ике йөздән артык.

Җанатарлар паркына бару өчен Бондаренко урамы да озакламый ачылырга тиеш һәм ул дүрт полосага исәпләнгән. «Кәҗә бистәсе» метро станциясенә илтә торган җәяүлеләр юлы да киңәйтелә. Хәер, киңәйтелеп кенә калмый, ә яңартыла, бизәлә дә әле. Анда чемпионатта катнашачак илләр язылган футбол тубын хәтерләткән таш шарлар куелачак. Футбол тупы дигәннән, чемпионат көннәредән Җанатарлар паркында 1,5 тонна авырлыгында футбол тубы рәвешендәге чәкчәктән авыз итеп булачак. Татарның милли сыен әзерләүчеләр әлеге гамәлләре белән Гиннесс рекордлары китабына кермәкче. Аларга да, уенчыларга уңышлар телик!

Белеп торыгыз! Быел Казан Сабан туе чемпионат вакытына туры килә. Ул 23 июньдә ике мәйданчыкта – Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Киров районында уза.

Фото: https://pixabay.com | stux

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев