Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Футбол буенча Дөнья чемпионаты Кубогы Казанга килеп җитте

Меңъеллык мәйданында журналистлар, волонтерлар һәм яшь футболчылар ФИФА Кубогы белән танышты.

Казанның Үзәк стадионы каршындагы мәйданда ФИФА Кубогының Казан шәһәре буйлап өч көнлек туры башланды.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин алда торган чемпионатны «көтеп алынган тарихи вакыйга» дип атады.

Церемония приветствия Тура Официального Кубка FIFA.

«Дөнья Кубогы беренче тапкыр өч көнгә безгә килде. ФИФА җитәкчелегенә футбол тарихының бер өлеше булырга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт белдерәбез», - диде Песошин.

Казан мэры Илсур Метшин Казанда узачак зур спорт бәйрәме хакында сөйләде. «Без чемпионатка әзер, аның башлануын түземсезлек белән көтәбез. Казанга бәхет елмайды: биредә Германия, Франция, Корея, Австралия җыелма командалары матчларын күрәчәкбез», - диде шәһәр мэры.

Церемония приветствия Тура Официального Кубка FIFA.

Дөнья чемпионатын үткәрү буенча «Кока-кола» оештыру комитеты башлыгы Микаэль Вине әлеге вакыйганы «тарихи мизгел» дип атады һәм нәкъ менә Казанның Россия спорт башкаласы булуын билгеләп үтте.

  • Дөнья Кубогы чиста алтыннан эшләнгән, авырлыгы 6 килограмм да 142 грамм тәшкил итә. Дөнья футболының төп трофеена бары тик дөнья чемпионнары һәм дәүләт башлыклары гына кагыла ала. Ә Дөнья чемпионатында җиңгән командаларга Кубокның алтын йөгертелгән күчермәсе тапшырыла. Турны оештыручылар Дөнья Кубогының кечерәйтелгән копияләрен Алексей Песошинга һәм Илсур Метшинга тапшырды.

Әгерҗенең хатын-кызлардан оештырылган кадетлар командасы Дөнья Кубогы янәшәсендә беренчеләрдән булып фотога төшү мөмкинлегенә ия булды. Нәкъ менә шушы кызларга Дөнья чемпионатында тупларны тапшыру хокукы бирелде. 

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X