Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашучы командаларның өчесе Татарстанда урнашачак

2018 елгы чемпионат вакытында Австралия, Колумбия һәм Япония җыелма командалары Татарстанда яшәячәк.

2018 елгы дөнья чемпионаты вакытында Австралия, Колумбия һәм Япония җыелма командалары Татарстанда урнашачак. Уеннарда катнашучы командаларның базалары һәм тренировка мәйданчыклары исемлеге Халыкара футбол федерациясенең рәсми сайтында дөнья күрде.

Австралия командасы Казанның “Ак Барс” базасында үз матчларына әзерләнәчәк, ә «Хезмәт резервлары» стадионында тренировкалары узачак. Япония командасы “Рубин” футбол базасында яшәп, тренировкалар үткәрәчәк. Колумбия командасы Татарстанның Югары Осландагы “Казан” тау чаңгысы комплексы территориясенә урнашачак.

Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр узачак. Казанда алты матч үткәреләчәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев