Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Гагарин Кубогы якынча бер айга туктатылачак

КХЛ җитәкчелеге турнирны бүгенге көннән туктатачак.

Кичә, Гагарин Кубогының ярымфинал серияләре башланырга бер көн кала, КХЛ җитәкчелеге турнирны туктатты. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Мондый нәтиҗә булу ихтималы — 90 процент, дип раслый чыганак.

Гагарин кубогын фин «Йокерит»ы һәм Казахстанның «Барыс»ы калдырып китте инде. Алар коронавирус аркасында уеннан баш тартты. Иртәгә ярымфиналларның беренче матчлары узарга тиеш иде. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» сериясе Казанда 18 мартта старт алырга тиеш иде. Уфалылар иртәгә Татарстан башкаласына килергә ниятләгән иде инде.

Гагарин кубогы якынча бер айга туктатылачак. Аннары калган алты команда — СКА, ЦСКА һәм башкаланың «Динамо»сы — «Көнбатыш»та, «Ак Барс», «Салават Юлаев» һәм «Себер» — «Көнчыгыш»та кыска турнир уздырып, Гагарин Кубогы иясен ачыклаячак. Вакыйгаларның мөмкин булган үсешенең үрнәк сценариесе әнә шундый. Тагын да төгәлрәк мәгълүмат бүген кич пәйда булачак, дип раслый чыганаклар.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев