Якташыбыз Рәмис Фазылов трейл ярышында 110 чакрымны 16 сәгать 31 минутта үтте
Трейлраннинг- табигый рельеф буйлап, асфальт юллардан һәм шәһәр Су-зыгысыннан еракта йөгерү
Трейлраннинг дөньясыннан шаккаттыргыч яңалык! 25-27 июльдә Суздаль шәһәрендә Россиянең иң зур трейл ярышы — Golden Ring Ultra Trail 2025 узды.
Безнең якташыбыз, Шекше авылыннан Рәмис Фазылов гаҗәеп нәтиҗә күрсәтте — 110 чакрымны 16 сәгать 31 минутта үтте! Катлаулы җирлектә авыр дистанцияне үтеп, Рамис безнең районны бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы итеп тәкъдим итте һәм өенә лаеклы медаль белән кайтты.
Мондый казанышлар — Россия спортчыларының рухи көчен һәм максатчанлыгын күрсәткән якты мисал. Рәмисне котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев