Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Иран җанатарлары “Казан-Арена”дагы матчка әзерләнә

Бүген Казанда Иран һәм Испания командалары уйнаячак.

Бүген футбол буенча Дөнья чемпионатында “Казан-Арена” стадионында икенче матч узачак. Татарстан башкаласында Иран һәм Испания футболчылары очраша.

  • 16 июньдә Казан Франция һәм Австралия җыелмалары арасында беренче матчны кабул иткән иде. Уен 2:1 исәбе белән Франция файдасына төгәлләнде.

Бүгенге матчка Ираннан 15 мең җанатар киләчәге турында хәбәр ителгән иде. Берничә минут элек кенә Казанның IT-паркындагы кунакханәсеннән кайбер җанатарлар автобуска утырып кузгалды. Матч 21 сәгатьтә генә башланса да, стадионга өч сәгать алдан ук кертә башлаулары турында әйтелде. Автобуска утырганчы, Иран җанатарлары күтәренке кәефтә IT-парк каршында берничә минут “Иран, Иран” дип сөрән салып, быргылар белән кычкыртып торды. Юлдан узып баручы машиналар аларны сәламләп, шулай ук кычкыртып уздылар.

  • 15 июньдә Иран Марокко белән уйнап, 1:0 исәбе белән җиңүгә ирешкән иде. Шул ук көнне Испаниянең Португалия белән матчы исә, 3:3 исәбе белән тәмамланган иде.

Фото: Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев