Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Кар юк? Без – чаңгыга! (ФОТО, ВИДЕО)

Мәгълүм татар халык мәкалендә кыштан – арбаны, җәйдән чананы әзерләргә киңәш ителсә дә, Татарстан чаңгычылары бу гыйбарәне үзләренә кабул иткән. Әле кар төшәргә шактый көннәр булса да, спортчылар инде бүгеннән чаңгы сезонына старт бирде, ләбаса!

Кар юк дип тормаганнар, роллер-чаңгыларын алганнар да «Ялта-Зәй» чаңгы базасына җыелганнар алар. Биредә 29-30 сентябрь көннәрендә чаңгы буенча Татарстан Республикасының җәйге чемпионаты һәм беренчелеге уза. Беренче көнне юниорлар һәм өлкәннәр роллерларда ярышса, икенче көнне кросс йөгерәләр. «Сабантуй» хәбәрчесе ярышларның беренче көнен күзәтеп кайтты һәм чаңгычыларның башка спорт төрләреннән аермалы якларын билгеләде.

1. «Ялта-Зәй» чаңгы базасы. Спортчыларга шөгыльләнү һәм ярышлар уздыру өчен техник яктан тулысынча камилләшкән. Трассаның югары дәрәҗәдәге ярышлар уздыру мөмкинлегенә ия булуы, яшәү урыннарының уңайлы һәм чиста тотылуы, хәтта ашханәдәге тәмле һәм дөрес ризык әзерләнүе  – барысы да төп чаңгы базасының уңышлы эшләвен дәлилли. Техник камилләшүе дигәннән, ТР чаңгы федерациясе президенты Илшат Фәрдиев сүз биргәнчә, ноябрь аенда биредә зур яңа табло урнаштырылачак һәм тамашачылар ярышларны өч камерадан күзәтә алачак.

2. Президент фатихасы. Ачылу тантанасы тәмамлангач, Федерация президенты  Илшат Фәрдиев шәхсән үзе һәр спортчының кулын кысып уңышлар теләде. Күрешкән арада берничә мизгел сүз әйтергә дә өлгерә тагын. Күренеп тора, Илшат Шәех улы аларны якыннан белә, тормышлары белән кызыксынып тора. Бу гамәл, һичшиксез, ихтирамга лаек.

3. Татарлык. Көрәш кебек аерым бер спорт төрендә миллилекне табу кыен түгел. Ә менә чаңгы спорты кебек массакүләм спортта татарларның урыны бармы икән? Ачылыш тантанасы вакытында татарча сүзләр яңгырау, һәм ул сүзләрнең шактый күп булуы шатландырды. Хәер, республикакүләм күп спорт ярышлары татар телендә алып барыла, алар арасында чаңгы ярышларының да булуы яхшы. Ә менә татар чаңгычылары белән мәсьәлә катлаулырак (Татарстан чаңгычылары белән бутамагыз). Юниорлар арасында авыл җирлегеннән килгән, татарча сөйләшә торган егет-кызлар күп иде. Мәсәлән, 10 сыйныфта укучы Сарман кызы Адилә Ганиева өчен җан атарга хәтта бөтен гаиләсе дә килгән. «Һәр ярышка шулай йөрибез инде, баланың теләге бар икән, аны үсендереп торырга кирәк, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз», – ди Адиләнең әнисе. Кызганыч, бу ярышта Адилә призлы урыннар яулый алмады. Шулай да җиңүче кызларның барысы да татарлар иде. Ә инде хатын-кызлар арасында пьедесталга менгәннәр арасында татарлар юк иде. Ирләр арасында шул ук хәл. Бу күзәтүләрдән коллегаларыбыз белән шаяру катыш җитди бер нәтиҗәгә килдек: татарлар мәктәп чорында гына йөгереп йөриләр! Зуррак үскән саен спортка хирыслык югаламы, әллә инде ялкаулык һәм тормыш мәшәкатьләре өстенлек аламы…

4. Тәгәрмәчле чаңгы. Чаңгы ярышы сезонлы спорт төре түгел, аның өчен кыш җиткәнен көтеп ятасы юк! Роллерларны киясең дә, трассага йөгерәсең. Тренерлар әйтүенчә, роллерда шөгыльләнү чаңгыга караганда шактый авыр. Шуңа күрә кыш һәм җәй көннәрендә күрсәткечләр аерыла.

5. Амбицияләр. «Быелгы сезонда федерация нинди максатлар куя?» дигән сорауга җавап бер – иң югары үрләр яуларга! Димәк, Россия Кубогы һәм чемпионатны оту дигән сүз. «Моның өчен сезон ахырын көтеп ятырга җыенмыйбыз, бүгеннән үк һәр ярышта шушы максатны күздә тотып катнашачакбыз», – ди Татарстан командасы баш тренеры Эдуард Шәйхенур ул Галеев.
Хәерле сәгатьтә!

Фото: Илназ Фазуллин
http://sabantuyjournal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев