Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Картинг - юлның башы

Узган җомгада районыбызның «Аргамак» картодромы Россиянең иң көчле спортчыларын кабул итте.

    12-14 августта биредә беренче тапкыр картинг буенча Россия чемпионатының 5 этабы һәм Россия беренчелегенең 6нчы этабы ярышлары узды. «Аргамак»та федераль дәрәҗәдәге ярышлар еш булып торса да,  мондый күләмле бәйге тәүге тапкыр оештырылды. Ярышларда Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының 45 районыннан барлыгы 135 спортчы катнашты. Ачылу тантанасында муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, Россия автомобиль Федерациясенең Картинг комитеты рәисе урынбасары Александр Кузьмин, картинг буенча Россия чемпионатын һәм беренчелеген оештыручы Евгений Беленский һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. «Районыбызда беренче тапкыр шундый зур ярышлар уза, без моңа бик озак әзерләндек. Әгәр бөтенесе дә тиешле дәрәҗәдә булып җитмәсә, алдан ук гафу үтенәбез. Әмма киләчәктә барысы да яхшы булачак», дип мөрәҗәгать итте спортчыларга Рәис Миңнеханов.

   Сабада Россия чемпионаты этабын үткәрү республиканың төп картингчысы, узган ел арабыздан киткән Евгений Шаф­рановның зур хыялы булганлыгы билгеле. Республикада автомобиль спортын әйдәп баручылардан булган Евгений Львовичның исеме бу юлы да хөрмәтләп искә алынды. Россия беренчелегендә барлыгы 9 команда, чемпионатта 7 команда катнашты. Татарстан узышчысы һәм ралли-кросс буенча Европа чемпионы Тимур Тимерҗанов Сабада картинг буенча ярышларда даими катнашучырларның берсе. Россия чемпионаты этабында Татарстан узышчыларыннан Тимур үз классында 21нче урынны алды. Республика узышчыларыннан иң яхшы нәтиҗәне шул ук класста (KZ2) Павел Курышев күрсәтеп, 6 нчы урынны яулады. ОК классында "Форсаж" Казан клубы вәкилләре Денис Николаев һәм Николай Калинин 8нче һәм 9нчы урыннарда финиш ясап, беренче унлыкка эләктеләр. Өч көнгә сузылган киеренке ярышлардан соң  җиңүчеләрне һәм призерларны район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев тәбрикләп, киләчәктә дә спорт мәйданында яңа очрашулар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев