Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан чаңгы марафонының приз фонды 1 миллион сум чамасы була

Казан чаңгы марафоны 1968 елның 24 мартыннан бирле ел саен уза.

Казан чаңгы марафоны 10 мартта Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында була. Чаңгы ярышының приз фонды бер миллион сумнан артык тәшкил итәчәк. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәет хәбәр итте.

Бу сумманы инде өч ел дәвамында Татарстан Чаңгы һәм биатлон федерациясе президенты, Россия Чаңгы һәм биатлон федерациясе вице-президенты, "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев бирә.

Казан чаңгы марафоны 1968 елның 24 мартыннан башлап, ел саен уза. Хәзер бу марафон " Russialoppet" халыкара хәрәкәте составына керә.

Быле әлеге чараның кунаклары дүрт тапкыр олимпия чемпионы Николай Зимятов һәм ике тапкыр дөнья Кубогы иясе Александр Завьялов булачак. 

Катнашучылар өчен старт пакетларын бирү 9 мартта 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Локомотив» стадионында (Юдино бистәсе) узачак. Шул ук көнне 12: 00 сәгатьтә 500 метрлы дистанциядә хатын–кызлар узышы, шулай ук аерым приз фонды белән иң яхшы киемгә конкурс узачак. 

Фото: Абдул Фархан/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев