Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан хоккейчылары Финляндия бозында җиңүгә иреште

Озак вакыт уйнамаган Антон Ландер һәм Фёдор Малыхин “Ак Барс” составында бозга чыкты.

Бүген Казанның “Ак Барс” хоккей командасы ялдан соң кабат бозга чыкты. Казан хоккейчылары Финляндиядә “Йокерит”ка каршы уенда 2:3 исәбе белән җиңү яулады.

  • Соңгы уен 11 гыйнварда Мәскәүнең “Динамо” командасына каршы иде.

Бүгенге матчта, җәрәхәт алып, озак вакыт бозга чыкмаган Антон Ландер һәм Фёдор Малыхин катнашты. Антон Ландер 20 ноябрьдән, ә Фёдор Малыхин 24 октябрьдән бирле уйнамады.

Беренче период. Ундүртенче минутта “Йокерит” уенчысы Брайан О’Нилл алка кертте, ләкин видеокабатлаудан соң, хоккейчы, махсус хәрәкәт ясап, алканы аягы белән керткәне ачыкланды, гол саналмады (0:0). Берничә секунд үтү белән барыбер “Йокерит” командасы алга чыкты, Никлас Енсен алка кертте (1:0).

Периодның ахыргы минутында “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне тигезләштерде (1:1). Унөч секунд үтү белән, җәрәхәт алганнан соң бүген беренче уенына чыккан Антон Ландер алка кертте (1:2).

Икенче период. Ундүртенче минутта “Ак Барс” хоккейчысы Алексей Потапов азчылыкта алка кертә алды (1:3).

Өченче период. Икенче минутта “Йокерит” һөҗүмчесе Пекка Йормакка гол кертте (2:3).

Командалар составы:

“Йокерит”: Заполски (Ратилайнен); Норман – Йормакка – О’Нилл, Лепистё – Лёв; Енсен – Мозес – Маннинен, Грант – Кивистё; Регин – Плэтт – Весалайнен, Енсен – Лауридсен; Антилла – Пилльстрём – Ниеми, Столлери.

“Ак Барс”:  Подъяпольский (Шарыченков); Секач – Ландер – Азеведо, Юдин – Постма; Галиев – Основин – Глухов, Яруллин – Марков; Лукоянов – Попов – Потапов, Батыршин – Абросимов; Ткачёв – Малыхин – Клинкхаммер.

  • Киләсе уенны “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Чиләбенең “Трактор” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 26 гыйнварда 17:00 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X