Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Казан марафоны-2018» йөгерешендә Эльмира Кәлимуллина һәм Тина Канделаки катнашачак

Россия һәм Татарстан эстрадасы йолдызлары «Казан марафоны-2018» йөгерешендә катнашачак. Алар арасында Эльмира Кәлимуллина, Тина Канделаки һәм Родион Газманов та бар, дип хәбәр итә чараны уздыручыларга сылтама белән Казан мэриясе матбугат хезмәте.

20 майда узачак йөгерештә катнашырга теркәлү түләүле булуына карамастан, 6000 нән артык гариза таппшырылган  инде. Җыелган акча Татарстан башкаласының Балалар республика клиника хастаханәсе территориясендә урнашкан “Роналд Макдоналд йорты”ның гаилә кунакханәсен үстерүгә китәчәк.

Чакырылган кунаклар 3 километрлык дистанциядә чабудан кала, марафонның “after-party” бәйрәмендә дә чыгыш ясаячак. Ярышның финишына килеп җитүчеләрнең барысына да медальләр биреләчәк, әлеге медальләр бәйрәмгә керү билеты булып тора. Эльмира Кәлимуллина әлеге акциядә өченче ел рәттән катнаша, былтыр ул марафонда Вера Брежнева һәм Нюша белән йөгерде.

Искәртеп китик, быел “Казан марафонында” шулай ук Гинессның рекордлар китабының тәүлек буе йөгерү буенча рекордсмены Рөстәм Гыйниятуллин катнашачак. Ул 42,2 км дистанцияне үзенең остазы, Татарстанның супер озын дистанцияләргә йөгерүчеләр арасында легенда һәм ярышларга нигез салучыларның берсе булган Павел Морозов белән йөгерәчәк.

Масштаблы йөгерү чаралары 42,2 км, 21,1 км (ике дистанциядә 2000 елның 20 маенда һәм иртәрәк туучылар өчен каралган), 10 км (2004 елның 20 маенда һәм иртәрәк туучылар өчен каралган) һәм 3 км (2007 елның 20 маенда һәм иртәрәк туучылар өчен каралган) дистанцияләре буенча уза. Яшь балалар 3 км дистанцияне бары тик марафонда катнашучы әти-әнисе җитәкчелегендә генә йөгерә ала.

Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлеп була. Катнашучылар саны чикле, һәм көн саен кими бара, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фото: скриношот с сайта https://www.timerman.org

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X