Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан мәчетләре арасында мини-футбол буенча турнир узды

Турнирда "Ярдәм", "Рамазан", "Сөләйман", "Әл-Ислах" һәм берләштерелгән "Җомга"/"Азат Дин" һәм "Рәҗәп"/"Мәүлид" командалары катнашты.

Ял көннәрендә Казандагы “Ярдәм” мәчете спорт мәйданчыгында башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенә кергән мәчетләр арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Турнир башланыр алдыннан, мөселманнарга Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе урынбасары Хәбир хәзрәт Ханов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, спорт ярышлары Пәйгамбәребез сөннәтен дәвам итү булып тора. “Без бирегә туп тибәр өчен генә түгел, мәчетләр арасындагы дуслыкны ныгытыр өчен дә җыелдык. Бу – Аллаһы Тәгаләнең зур нигъмәте”, - диде Хәбир хәзрәт.

Турнирда "Ярдәм", "Рамазан", "Сөләйман", "Әл-Ислах" һәм берләштерелгән "Җомга"/"Азат Дин" һәм "Рәҗәп"/"Мәүлид" командалары катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча “Ярдәм” мәчете командасы – беренче, “Рамазан” мәчете командасы – икенче һәм "Җомга"/"Азат Дин" командасы өченче урынны яулады. 

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев