Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан узышчысы Айдар Нуриев ралли-кросс буенча Европа чемпионы булды

азан узышчысы Айдар Нуриев Супер-1600 классында ралли-кросс буенча Европа чемпионы булды. Ярышларның йомгаклау этабы 15-нче сентябрьдә Латвиянең Рига шәһәрендә узды.

Турнир кысаларында спортчы Испания һәм Бельгиядә ике җиңүгә иреште, Швециядә көмеш медаль яулады, Германиядә дүртенче булып финишка килде. Киләсе этапта Франциядә Айдар Нуриев янә беренче урынны алды, ә Латвиядә узышчы финишка икенче булып килде. Шулай да турнир дәвамында җыелган баллар суммасы буенча Казан узышчысы беренче урынны һәм Европа чемпионы титулын яулады. Билгеләп үтик, спортчы беренче тапкыр 2018 елда узган Европа беренчелегендә катнашты. Шул чакта ул сезонны икенче урында тәмамлады.

Быел Супер-1600 классында җиңү өчен сигез илдән барлыгы 30 спортчы көч сынашты. Айдар Нуриевтан тыш, халыкара аренада Татарстан Республикасы һәм Россия данын Казан вәкилләре Артур Егоров һәм Тимур Шиһабетдинов яклады, алар өченче һәм алтынчы урыннарны алды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: kzn.ru

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев