Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады

Бүген Казан Волейбол үзәгендә U17 Европа чемпионатында җиңгән яшь спортчы кызларны бүләкләделәр.

Бүген Казан Волейбол үзәгендә U17 Европа чемпионатында  җиңү яулаган спортчыларны бүләкләделәр. Россиянең яшь волейболчылары җыелмасының төп өлешен Казанның “Гамова мәктәбе” волейболчы кызлары тәшкил итә.

Бер ел элек әлеге команда U16 Европа чемпионаты финалында итальян кызларыннан җиңелгән иде. Быел кызлар шул ук Италия спортчы кызларын җиңүгә иреште.

Команданы Татарстан Президенты хакимияте башлыгы Әсгать Сәфәров каршылады. Ул яшьләр җыелмасы баш тренеры Светлана Сафроновага республика башлыгы имзалаган “Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре” исеме бирелү турындагы указын җиткерде.

“Сез зур уңышка ирештегез. Казан хокуклы рәвештә Россия волейболы башкаласы булып санала”, - дип мөрәҗәгать итте Сәфәров Сафроновага.

Спортчылар Сәфәров кулыннан җиденче модель айфоннар алды. “Әгәр дә Б суперлигасында җиңәсез икән, унынчы модельне бүләк итәчәкбез”, - дип вәгъдә итте Татарстан Президенты хакимияте башлыгы.

Ике ел эшләп килгән "Гамова мәктәбе" кызлары бер ел элек Европа чемпионатында көмеш призерлар булды, ә хәзер – Европа чемпионкалары.

“Проект инде сезнең медальләр белән акланды. Бу - барлык Россия волейболы казанышы һәм зур җаваплылык та”, - диде Сәфәров.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев