Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан волейболчылары Уфа командасыннан өстенрәк чыктылар

Бер үк вакытта уенчы һәм тренер вазифаларын башкаручы Алексей Вербов командасы җиңүгә иреште.

Бүген “Ак барс” хоккейчылары кебек “Зенит” волейбол командасы да Уфа спортчыларына каршы көрәште. Хоккейчылардан аермалы буларак, “Зенит” – “Урал” матчында Казан волейболчылары өч сетның өчесендә өстен чыгып җиңделәр. Уен Казанда Волейбол үзәгендә узды.

Беренче сетта “Зенит” җиңеп чыкты: 1-0 (25:21).

Икенче сетта “Урал” волейболчылары 5 очкога калышып оттырдылар: 2-0 (25:20).

Өченче сетта да өстен чыгып, Казан волейболчылары әлеге уенда җиңүгә ирештеләр: 3-0 (25:18).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Вадим Лихошерстов, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Валентин Кротков.

Бер үк вакытта “Зенит” командасында уенчы һәм тренер вазифаларын башкаручы Алексей Вербов әлеге уенга баш тренер буларак чыкты.

Киләсе уенны “Зенит” Самара өлкәсендә “НОВА” командасына каршы үткәрәчәк. “НОВА” – “Зенит” матчы 24 февраль 16:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X