Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда Алинә Заһитова катнашындагы боз тамашасы көзгә күчерелде

«Боз чемпионнары» 31 мартта «Татнефть Арена»да чыгыш ясарга тиеш иде.

Фигуралы шуу буенча тренер Этери Тутберидзеның «Боз чемпионнары» дигән боз тамашасы Covid-19 коронавирусына бәйле хәл аркасында 2020 елның көзенә күчерелде. Бу хакта аренаның рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Боз чемпионнары» шоуы 2020 елның көзенә күчерелә. Конкрет дата турында өстәмә хәбәр итәбез. Тамашачыларга 2020 елның 31 мартына сатып алынган билетларның гамәлдә булачагын җиткерүегезне сорыйбыз», — диелә хәбәрдә.

Тамашада Алинә Заһитова, Камилә Вәлиева һәм Алена Косторная һәм башка фигуралы шуу осталары катнашырга тиеш иде.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев