Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда Дөнья чемпионаты матчларына 10 мең сумнан арзанрак торган билетлар сатылып беткән

Хәзерге вакытта Казанда узачак дүрт матчның өчесенә генә билет табарга мөмкин.

Казанда 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларының өченче һәм дүртенче категорияләрдәге барлык билетлары да сатылып беткән. Бүгенге көндә Халыкара Футбол федерациясенең (FIFA) рәсми сайтында Казан матчларына 9 мең 900 сум торган билетлар гына табарга мөмкин.

Мундиаль матчларына билетлар сатуның соңгы этабы 18 апрельдә башланды, ул чемпионат тәмамланганчы дәвам итәчәк, билетларны исә FIFA сайтында сатып алырга була. Хәзерге вакытта Казан матчларына иң очсыз билетның бәясе 9 мең 900 сум тәшкил итә. Иран-Испания һәм Германия-Көньяк Корея матчларына шуның кадәр акча чыгарып салырга туры киләчәк. Польша һәм Колумбия җыелма командалары арасындагы очрашуга исә билетлар бөтенләй калмаган. Франция-Австралия матчына 12 мең 600 сумга билет юнәтергә мөмкин әле. Шуннан да арзанрак билетлар инде сатылып беткән.
 

Фото: архив/Ильнар Тухбато

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X