Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда футбол җанатарларына паспорт бирә торган ике үзәк апрельдә ачыла

Вакытлы үзәкләрне “Казан” Халыкара аэропортында һәм “Казан Арена” янында оештыру планлаштырыла.

Казанда апрельдә футбол җанатарларына паспорт бирә торган ике үзәк ачыла. 19 апрельдә Кремль яр буе, 9 адресы буенча үзәк ачу планлаштырылган, ә 18 апрельдә - FIFAның Төп билет үзәге янында. Анда 14 кеше эшләячәк.

Шулай ук апрельдә Четаев урамы, 10 йорт адресы буенча җанатарларга паспорт бирү үзәге ачылачак, ул 2017 елда Конфедерацияләр Кубогы вакытында да шунда урнашкан иде. Бу үзәктә 30 эш урыны булдырылачак.

Алар сишәмбедән якшәмбегә кадәр 11.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Моннан тыш, җанаатарларга паспорт бирә торган вакытлы үзәкләрне Казанның Халыкара аэропорты территориясендә чит ил гражданнары өчен Терминал 1, Терминал 1А һәм Терминал 2, шулай ук чара башланганчы “Казан Арена” стадионы янында ачарга планлаштыралар.

2017 елның 7 декабрендә Бауман урамы, 44/8 адресы буенча “Родина” сәүдә-күңел ачу үзәгендә җанатарларга паспорт тапшырыла торган үзәк ачылган иде. Ул ачылган көнне беренче 20 паспорт тапшырылды.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев