Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда Скандинавия йөреше буенча бушлай күнегүләр башлана

Ачык һавадагы күнегүләр циклы «Хәрәкәт итү иреге» Бөтенроссия кампаниясенең бер өлеше булачак.

2 июньдә Казанда Скандинавия йөреше буенча бушлай күнегүләр циклы башлана. Ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Рус милли Скандинавия йөреше ассоциациясе (RNWA).

Ачык һавадагы күнегүләр циклы «Хәрәкәт итү иреге» Бөтенроссия кампаниясенең бер өлеше булачак. Чарага Россиянең ун шәһәре кушылачак.

Күнегүләр Скандинавия йөреше ассоциациясенең профессиональ инструкторлары җитәкчелегендә һәм Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча төбәк бүлеге ярдәмендә үткәрелә. Скандинавия йөреше өчен кирәкле таякларны паркта прокатка алып булачак.

Скандинавия йөреше буенча күнегүләр Татарстан башкаласында узган җәйдә үткәрелә башлады. Быел да казанлыларның 4 миллион россиялегә кушылу мөмкинлеге бар.

  • Казанда күнегүләр һәр атнаның шимбәсендә 9.00 сәгатьтә башлана. Әлеге чарада катнашырга теләгән һәркемне 2 июньдә - «Крылья Советов», 9 июньдә - Химиклар Мәдәният сарае янындагы «Наратлык» парклары, 16 июньдә - Урицкий, 23 июньдә Горький паркында көтеп калалар. 

Фото: https://pixabay.com | HoliHo

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев