Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанның "Рубин" командасы Пермьдә зур җиңү яулады

Команда 3:0 исәбе белән "Амкар" командасын отты.

РФПЛ чемпионатының 26нчы тур матчында Казанның "Рубин" командасы Пермь шәһәрендә 3:0 исәбе белән  "Амкар" командасын отты. Сердар Азмун 2 гол кертте.

"Рубин" әлегә, теоретик яктан караганда, УЕФА зонасына эләгә дә ала. Бу исә командага еврокубокларда уйнау хокукы бирә алачак, димәк һәр матч финал уены булып саналачак.

Бу юлы командаларга Пермьдә уйнарга туры килде, һәм уенның үткәрелү урыны матчка берничә көн калгач кына билгеле булды. Пермь стадионының әзерлек мәсьәләсе соңгача хәл итеп бетерелмәгән иде. Нәтиҗәдә ясалма газон, катырак килеп чыкса да, тигез ябылган.

Фото: rubin-kazan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев