Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанның «Зенит» командасы Чемпионнар лигасында Бельгиянең «Греньярд» командасын ышанычлы рәвештә җиңде

Очрашу нәтиҗәләре буенча «Зенит-Казан» клубыннан Цветан Соколов һәм Эрвин Нгапет иң нәтиҗәле уенчылар булды, алар 16-шар очко җыйды.

Казанның «Зенит» командасы Чемпионнар лигасында Бельгиянең «Греньярд» командасын ышанычлы рәвештә җиңде. Кичә «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә узган уен 3:0 исәбе белән тәмамланды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча «Зенит-Казан» клубыннан Цветан Соколов һәм Эрвин Нгапет иң нәтиҗәле уенчылар булды, алар 16-шар очко җыйды.

Хәзер Чемпионнар лигасында Россия клубы үз төркемендә икенче урынны били. Волейболчылар 4 матчта 2 җиңү яулады һәм 8 очко туплады. Польшаның «Ястшембски» командасы лидерлык позицияләрен саклап кала. Уенчылар бер генә уенда да җиңелмәде – алар арсеналында 4 матчта 4 җиңү һәм 11 очко.

«Зенит-Казан» клубының үз мәйданында киләсе матчы 1-нче февральдә Белгородның «Белогорье» командасы белән планлаштырылган. Очрашу 16.30 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр ителә Казан волейбол клубының рәсми сайтында.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев