Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Хәлил Шәйхетдинов Россия һәм Испания матчы турында: Безнекеләр бирелеп уйнады

Министрның беренче урынбасары Хорватия белән матчта да Россия җыелмасының җиңәчәгенә ышануын әйтте.

Татарстанның спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов фикеренчә, Россия җыелмасының тырышлыгы Дөнья чемпионаты финалының 1/8 өлешендә җиңү китергән. Бу хакта ул бүген журналистларга IT-паркта  Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә әйтте.

“Уенчыларның тактикасы, оборона бик яхшы булды. Уенчылар бирелеп уйнадылар. Алар тамашачыларга да төрле видеороликларда “без сезнең өчен уйныйбыз” дип мөрәҗәгать иттеләр. Тамашачы белән команда арасында элемтәне ныгыту өчен бу роликлар. Чөнки моңарчы тамашачы читтәрәк, команда аерым иде. Ә монда якынаю сизелә. Дөнья чемпионаты матчларын карап баручылар безнең уенчыларның ничек уйнаганын күрә бит. Әз генә җәяү атлап китсәләр, йөгермиләр, тырышмыйлар диләр. Ә бу юлы бирелеп уйнадылар. Миңа күбрәк шунысы ошады”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Командаларның уйнау куәте ягыннан бертигезрәк булуына ишарәләп, ул исәпнең испаннар ягына да, безнең якка да булырга мөмкинлеге турында әйтте. “Бу Чемпионат вакытында шуңа игътибар иттем: көтелмәгән туплар килеп керә, көтелмәгән моментлар. Монда көчле команда дип кенә әйтеп булмый. Туп кермәсә, берни эшләтә алмыйсың. Кичә испаннар капкага сигез тапкыр типтеләр, безнекеләр бер тапкыр типте. Аны төрлечә язарлар. Махсус пенальтига җиткерделәр дип тә, ә пенальтига кадәр уйнап карале син. Саклап кына уйнау җиңел түгел”, - диде министрның беренче урынбасары.

Аның фикеренчә, Хорватияне төгәл дисциплиналы булып, уенчылар һәрберсе үз позициясен югалтмасалар, җиңеп була. Ул кичә Дания белән матчта Хорватиянең контрһөҗүмдә көчле уйнаганнарын да әйтте. “Кичә мин үзем Дания җиңүен теләгән идем. Әмма Дания уенчылары гадирәк типтеләр капкага. Пенальтиларны почмакларга бәрәсе иде, капка уртасына түгел”, - дип әйтте Хәлил Шәйхетдинов.

7 июль көнне Хорватия белән очрашуда ул Россия җыелмасының җиңүен фаразлый. “Исәп 2:1 булырга тиеш, ләкин безнекеләр файдасына булмаса, кискен гаепләмәүне сорыйм. Болай да алга китеш бар бит инде”, - ди ул.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев