Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Кол Шәриф һәм Татарстан әләме төсләре Хоккей йолдызлары атналыгы символикасына кергән

Татарстан 2018 елның 14 апрелендә өченче Хоккей йолдызлары атналыгы башкаласы итеп игълан ителде.

Континенталь хоккей лигасы Хоккей йолдызлары атналыгының уен формасы эскизларын тәкъдим итте. Аларның стиле гадәти символика һәм Татарстанның истәлекле урыннары нигезендә эшләнгән. КХЛ, МХЛ һәм ЖХЛ иң яхшы уенчылары катнашында сезонның төп хоккей тамашасы 2019 елның гыйнварында Казанда узачак.

Символларның берсе - алсу лалә чәчәге. Ул командаларның уен формасы номерларында кулланылачак. Шулай ук тегелешләрдә Кол Шәриф мәчете дә сурәтләнәчәк. Йолдызлар матчы дивизионы командалары формасы дүрт төстә булачак: Татарстан байрагы төсләре - яшел, ак һәм кызыл, шулай ук кара төс.

Татарстан 2018 елның 14 апрелендә Хоккей йолдызлары атналыгы башкаласы дип игълан ителгән иде. Бу көнне Континенталь хоккей лигасы һәм республика арасында килешүгә кул куелды. Бәйрәм берьюлы өч шәһәрдә – Казан, Түбән Кама һәм Әлмәттә узачак. Атналык 12 гыйнварда Түбән Камада башланачак. 13 гыйнварда МХЛ һәм ЖХЛ Йолдызлар матчы Кубогы булачак. КХЛның иң яхшы уенчылары Казанга җыелачак. 19 һәм 20 гыйнварда Татарстан башкаласында Мастер-шоу һәм КХЛ Йолдызлар матчы булачак. Параллель рәвештә Әлмәттә җанатарлар өчен бәйрәм чаралары узачак.

Фото: предоставлены Континентальной хоккейной лигой

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X