Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Корбан Бердыев «Рубин»ның баш тренеры вазифасыннан китте

Клуб контракт тәмамланганчы белгеч белән мөнәсәбәтләрне өзде.

Корбан Бердыев «Рубин»ның баш тренеры вазифасыннан китте. Белгеч белән киләсе елда тәмамланасы контракт якларның ике яклы килешүе буенча өзелде.

«Бүген клуб җитәкчелеге белән очрашу нәтиҗәләре буенча баш тренер Корбан Бердыев «Рубин»нан китәргә карар кылды», — дип хәбәр иттеләр Казан коллективының матбугат хезмәтендә.

Шулай ук матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, клубта вакантлы урынны кем алачагы турында мәгълүмат юк.

Бердыев ике тапкыр «Рубин»ны чемпионлыкка (2008 һәм 2009 елларда) китерде. 2003 һәм 2010 елларда чемпионатта бронза медаль яулады, Россия Кубогы иясе була, шулай ук Европа лигасының чирекфиналына кадәр барып җитте.
 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X