Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Көрәш буенча дөнья чемпионатына барачак көрәшчеләр билгеле

Татарстанның иң көчле көрәшчеләреннән берсе Булат Мусин Россия җыелма составына эләкмәгән, ләкин алдагы халыкара ярышларга бару мөмкинлегенә ия. Әлегә исә дөнья чемпионатына хөкемдарларны әзерләячәкләр.

Бу хакта Халыкара көрәш федерациясе башкарма директоры Булат Хәбибрахманов хәбәр итте. Шулай итеп, 16 июньдә узачак дөнья чемпионатында Россия командасы данын түбәндәге спортчылар яклаячак: Егор Егоян, Азат Нурмөхәммәтов, Альберт Рәхмәтуллин, Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Айнур Сыртаев һәм Муса Галләмов. «Дубай» комплексында һәм «Ак Барс» Көрәш сараенда җыеннар уздырганнан соң ил җыелма командасы составында 100 кг.да кем көрәшәчәген ачыклау өчен Булат Мусин белән Айнур Сыртаев арасында «прикидка» уздырылган. Җыеннар барышында узган үзара очрашуларда Булат Башкортстан егетен еш кына җиңгән. Әмма соңгы сайлап алу очрашуында Айнур көндәшеннән өстен чыккан. Билгеле булганча, әлеге үлчәүдә Россия чемпионы исемен яулаган Әлмәт егете Айвар Билалов җәрәхәт алу сәбәпле дөнья чемпионатына барудан үз теләге белән баш тарткан иде.

Россия җыелмасының 14 көрәшчедән торган составы бер атна дәвамында җыелма команданың баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов һәм аның ярдәмчесе Вакыйф Дәүләтшин җитәкчелегендә күнегүләр алып барган иде. Әлеге команданың дөнья чемпионатына эләкмәгән көрәшчеләре, беренчедән, төп резерв булып саналса, икенчедән, алдагы халыкара көрәш ярышларына баруга да төп кандидатлар булып тора. «Бар да әйбәт булса, якын киләчәктә көрәш буенча Европа чемпионаты да узар дигән өметтә торабыз», — ди Булат Хәбибрахманов.

Бүгенге көндә Халыкара көрәш федерациясе дөнья чемпионатына әзерлек алып бара. Чемпионатның тагын бер иң мөһим әгъзалары — хөкемдарларны сайлап алу да хәлиткеч моментка килеп җиткән. Шушы көннәрдә Казанда дөнья чемпионатында эшләячәк судьяларны сайлап алуга багышланган уку-укыту семинары узачак

ФОТО: Борцовский Клуб «Ак Барс»

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев