Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Көрәш буенча дөнья чемпионнары Бөтендөнья күчмә халыклар уенында алтын медаль алды

Ренас Кәлимуллин 90 кг га кадәр, Муса Галләмов 100 кг нан югары категориядә җиңде.

Көрәш буенча дөнья чемпионнары Ренас Кәлимуллин белән Муса Галләмов Кыргызстанда III Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында алтын медальгә ия булдылар. Бу турыда Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ренас Кәлимуллин 90 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүче булды, ә Муса Галләмов 100 кг нан югары категориядә алтын медаль алды.

Ярышларның икенче көне нәтиҗәләре буенча, Россия җыелма командасы гомуми исәптә 4 нче урынны били. Аның медальләр җыелмасында 3 алтын һәм 4 бронза медаль бар. Турниир таблицасында Казахстан лидерлык итә, аның 19 медале бар.

Фото: russiakoresh.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев