Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Кукмарада яшәүче гаилә Сочида ГТО буенча республика данын яклаячак

Шушы көннәрдә Казанда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең гаилә командалары арасындагы II этабы үтте.

Бу бәйгедә Кукмарадан Ивановлар командасы: гаилә башлыгы Виталий, тормыш иптәше Эльвира, әниләре Людмила Ильинична, 4нче урта мәктәптә укучы кызлары Екатерина көч сынашты. Гомуми зачетта һәм эстафетада җиңү яулап, алар 1 урынга лаек булдылар. Апрель азагында бу гаилә командасы, республика данын яклап, Сочида россиякүләм бәйгедә катнашачак, дип хәбәр итте “Хезмәткә һәм оборонага әзер” үзәге җитәкчесе Руслан Габдрахманов.

- Безгә бик көчле командалар белән ярышырга туры килде. Кукмара данын яклап җиңүебез белән горурланабыз. Безне котлаучыларга рәхмәтебез зур. Алда торган зур бәйгедә дә бар көчебезне туплап тырышырбыз, - диде Эльвира ханым.

Фото: http://kukmor-rt.ru

http://kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев