Кызлар волейбол уйный
Спорт мәйданчыкларында
23 нче июль көнне Шәмәрдән зонасында пляж волейболы буенча хатын - кызлар арасында Саба муниципаль районы чемпионаты уеннар тәмамланды. Җиңүчеләрне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Валиев, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров тәбрикләп, грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук уеннарда актив катнашкан өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Уен нәтиҗәләре буенча түбәндәге командалар призлы урыннарга чыкты:
1 нче урында "Молодежка", 2 нче урында "Компот", 3 нче урында «Шәмәрдән» командасы.
Командаларга район этабында үтәчәк уеннарда уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев